22 апрельдә Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе базасында ел саен "Макулатура җый - балаларга ярдәм ит" экологик акциясе оештырыла.
Акция уңаеннан социаль хезмәт алучылар арасында макулатура җыю оештырылды. Җыелган акчалар Татарстан Республикасының махсус белем бирү учреждениеләре базасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен түгәрәкләр һәм секцияләр ачуга тотылачак.
Әлеге чара планетаның табигый ресурсларын саклауга, үсеп килүче буынның игътибарын табигый ресурсларны икенчел файдалануга җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.
Акциянең төп бурычлары - макулатура җыюдан экологик файда табу, социаль хезмәт алучыларның игътибарын кәгазьдән экономияле файдалану кирәклегенә җәлеп итү.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре чарада катнашучыларның барысына да табигатьне саклауга битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерде.