Югары Ослан интернат-йортында шахмат-шашка турниры узды

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган шахмат-шашка турниры узды.

Әлеге ике мавыктыргыч уен барлыкка килгән көннән бирле миллионнарча кешенең күңеленә хуш килде. Ярышларда Югары Ослан интернат-йортында яшәүче 10 кеше катнашты. Әлеге уеннар буенча турнирлар интернат-йортта яшәүчеләр арасында үзенә яңа катнашучыларны җәлеп итеп даими үткәрелә.

Турнирны ачу ТАССРың барлыкка килү тарихы турында сөйләүдән башланды. Ярыш барышында катнашучылар үз көчләрен шахматларда да, шашка уеннарында да чиратлап сынап карадылар. Ярышуга карамастан, турнир җылы, дустанә шартларда узды. Барысы да бу мавыктыргыч уеннарда бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашты.

Биредә яшәүчеләр бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алды, моның ачык дәлиле турнирда катнашучыларның уңай фикерләре яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International