Зәй шәһәрендә вакансияләр һәм уку урыннары ярминкәсе узачак

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

25 апрелендә Зәй шәһәренең халык мәшгуллеге үзәге 7 нче номерлы Зәй урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 9-11 сыйныф укучылары вакансияләр һәм укуурыннары ярминкәсе оештыра.

Чарада Казан, Әлмәт, Түбән Кама һәм Зәй шәһәренең югары һәм урта һөнәри белем бирү йортлары, Зәй үзәк район хастаханәсе, Зәй муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе катнашачак.

Балаларга булган белгечлекләр, укырга керү һәм социаль гарантияләр алу шартлары турында мәгълүмат алу, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү өчен  мөмкинлек булачак.

Чара Зәй шәһәре, Ленин урамы, 25а йорты адресы буенча узачак. Тулырак мәгълүматны 8(85558)71543 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International