Яшүсмерләргә карата мәрхәмәтсезлек күрсәтүне кисәтү буенча иң яхшы программага министрлык конкурс игълан итә

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы республиканың дәүләт социаль хезмәт күрсәтү оешмалары арасында конкурс оештыра.

Конкурс балаларга карата рәхимсез мөгамәлә булдырмау өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне ачыклау һәм гомумиләштерү максатыннан үткәрелә.

Конкурсның бурычлары:

- Татарстан Республикасы дәүләт социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының гаилә һәм балаларга күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү өчен инновацион технологияләр һәм эш методикаларын гамәлгә кертүгә мотивация;

- Татарстан Республикасы дәүләт социаль хезмәт күрсәтү оешмалары арасында балигъ булмаганнарга карата рәхимсез мөгамәлә һәм көч куллануны профилактикалау буенча инновацион эш тәҗрибәсен тарату.

Конкурс өч номинация буенча узачак. Конкурста катнашу өчен гаризаларны түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 420107, Казан шәһәре, Петербург урамы, 40 йорт.

Тел./факс: (843) 236-48-50.

Гаризалар 2019 елның 22 апреленнән 8 маена кадәр кабул ителә.

Гаризаларны карау һәм социаль программаларны бәяләү 2019 елның 13 маеннан 31 маена кадәр гамәлгә ашырыла.

Нәтиҗәләр 2019 елның июнендә ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International