27 апрельдә 14.00 сәгатьтә "Юность" мәдәният сараенда (Химиклар ур., 11 йорт) "Э-моция" иҗади инклюзив студиясенең "Мин үзем турында нәрсә хәтерлим", дигән яңа инклюзив спектакле премьерасы тәкъдим ителә.
Спектакльдә инвалидлыгы булган, махсус белеме булмаган актерлар да катнаша. "Үзем турында нәрсә хәтерлим" — спектакль-уйлану. Төп герой - яшь һәм уңышка ирешкән кеше, ул төшләрендә балачак образлары күрә...
Спектакльдә татар музыкасы, шигырьләре һәм җырлары яңгырый. Борынгы әби-бабаларыбыз уңыш җыю Сөмбелә аен чибәр кыз образы белән бәйләгәннәр һәм беренче көлтә уҗымны аңа дип басуда калдыра торган булганнар.
Татар классикасы спектакльдә заманча яңгыраш ала.
Спектакльгә керү бушлай, белешмәләр өчен телефон: 8-965-584-2782.