Әгерҗе районы “Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютына "Красноборская дубрава" оешмасында ял итүчеләр кунакка килде. 20 апрель көнне узган очрашу “Буыннар бәйләнеше” технологиясе уңаеннан оештырылды.
Әбиләр һәм апалар кызларны бармакта бәйләргә өйрәтте, ә кызлар матур һәм төрле төсле кәгазьләрдән күбәләкләр ясарга тәгъдим итте.
Эш тәҗрибәләре белән алышуны күңелле әңгәмә тулыландырды: тәрбияләнүче балалар укулары, кем һәм нинди һөнәр сайлаулаулары, нинди түгәрәкләргә йөрүләре турында сөйләделәр. Дустанә әңгәмә вакытында хатын-кызлар кайда һәм ничек укулары, нинди уеннар уйнаулары, кайсы һөнәр ияләре булып хезмәт куюлары турында бәян итте.
Чара ахырында алар бер-берсенә рәхмәт белдерде, уңышлар теләделәр. Бу очрашуда 15 кунак һәм приютта тәрбияләнүче 10 бала катнашты.