18 нче апрельдә Казан Мәскәү районның вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Социаль белем бирү академиясендә узган чара физик мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен дә тәгаенләнгән иде.
Вакатлы эш урыннары ярминкәсендә 14 оешма һәм предприятие вәкилләре канташты: АҖ “Татхимфармпрепаратлары”, АҖ “Татмедиа-ПИК “Идел-Пресс” филиалы, ҖЧҖ “Казан мельница”, ҖЧҖ “Казан электромеханик заводы”, МУП “ПАТП № 4”, ҖЧҖ “Метроэлектротранс” троллейбус депосы, ҖЧҖ “Тәмле ризык”, “Макдоналдс” рестораны һ.б.
Барлыгы 695 вакантлы эш урыннары тәкъдим ителде.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең стендларында Казан шәһәренең Мәскәү районы предприятияләреннән 1082 вакансияләр куелган.
Эш эзләүчеләргә Казан шәһәре һәм Мәскәү районының оешмалары һәм предприятияләре вакансияләре турындагы мәгълүматларны электро мәгълүмати база һәм кәгазь формасы рәвешендә танышу мөмкинлеге булды. Эш бирүчеләргә һәм эш эзләүчеләргә мәгълүмати материаллар рәвешендә буклетлар, брошюра һәм белешмәлекләр тәкъдим ителде.
Вакатлы эш урыннары ярминкәсендә эшкә мохтаҗ 159 граждан килде, шуларның 32-се сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар. Сөйләшү нәтиҗәсендә, эш бирүчеләр гражданнарга эш юнәлешләре буенча 28 гражданга, шул исәптән 6 инвалидка вакатлы эш урыннары тәкъдим иттеләр.
Ярминкә барышында Мәскәү районының мәшгульлек үзәге белгечләр гражданнарга халыкны эш белән тәэмин итү законнары һәм эшкә урнаштыруда булышлык күрсәтү буенча мәгълүмат бирү, һөнәри белем бирү буенча консультация уздырды.
Казан шәһәренең Мәскәү районы буенча Федераль салым хезмәте инспекциясе вәкилләре гражданнарга "Һөнәри керемгә салым" дигән махсус салым режимын куллану мәсьәләсе буенча мәгълүмат бирде.