Питрәчтә лаеклы шәхес тәрбияләргә өйрәтәләр

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Питрәч районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт  күрсәтү үзәгендә балигъ булмаган яшүсмерләр эшләре буенча инспектор катнашында “Җаваплы  ата-аналар мәктәбе” клубның утырышы узды.

Инспектор Ю.Меркулова “Спиртлы эчемлекләр өчен административ  җаваплылык “ темасына чыгыш ясады. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре ата-аналар белән “Гаилә сәламәтлеге" дигән темага әңгәмә уздырдылар. Балалар белән ата-аналар мөнәсәбәтләрен, шулай ук ата-аналарның социаль-педагогик культурасын камилләштерү максатларында гаиләдә балаларга хезмәт тәрбиясе бирүнең роле, мөмкинлекләре, юллары һәм ысуллары турында фикер алыштылар.

Психолог Фәриза Шәлимова  “Сак булыгыз балалар!“ дигән балаларга карата рәхимсез мөгамәлә профилактикасы буенча кинотренинг үткәрде, аннан соң фикер алыштылар. Чара ахырында ата-аналарга “Балаларны көч кулланмыйча тәрбияләү буенча 10 киңәш”, дигән буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International