Яшел Үзәндәгеләр "Турникетларсыз атна" акциясенә кушылды

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

“Туникетларсыз атна" бөтенроссия акциясе уңаеннан Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге А.М. Горький исемендәге завод белән берлектә Раифа ябык типтагы махсус укыту-тәрбия учреждениесе тәрбияләнүчеләре өчен экскурсия уздырды.

Экскурсия барышында заводның сугышчан һәм хезмәт даны музеенда кызыклы очрашу узды. Биредә яшүсмерләр заводның тарихы белән танышты, предприятиенең атказанган хезмәткәрләре белән очрашты. Шулай ук, үзенчәлекле "Идел" суднолар төзү комплексында булу һәм завод территориясендә 234 нче номерлы "Калюжный" бронекатеры янында истәлеккә фотога төшү яшүсмернең күңелендә озак сакланыр, ди чараны оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International