Кукмарада балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатлады

2019 елның 19 апреле, җомга

Балалар куркынычсызлыгын арттыру һәм янгын вакытында дөрес гамәлләр куллануны өйрәтү максатыннан 18 апрельдә Кукмараның “Шәфкатьлек” тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен  "Янгын – куркыныч ул!" уен – викторина үткәрелде.

Уен барышында балалар янгын була калса, үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен кабатлады. Ут һәм янгын турында мәкальләр әйттеләр, табышмаклар чиштеләр. “Ярый – ярамый” уенында сигнал карточкалар ярдәмендә янгын куркынычсызлыгы буенча таләпләрне ныгыттылар. Ахырдагы биремдә проблемалы хәлләрдән чыгу юлларын табып, аларны аңлатып күрсәттеләр.

 “Саклана белсәң генә ут – дус ул,  игътибарсыз булсаң, дошманга әверелеп куя. Ут белән эш иткәндә, зинһар, сак булыгыз! Чөнки янгынны сүндерүгә караганда - кисәтү җиңелрәк!",-  диде тәрбияче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International