Югары Ослан муниципаль районындагы “Өмет утраучыгы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге “Уңайлы йорт” акциясе оештыра.
Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарына, социаль хезмәт күрсәтүгә теркәлгән тыл хезмәтчәннәренә йорт һәм йорт яны территориясен җыештыруда адреслы ярдәм күрсәтелә. Акция Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чаралар уңаеннан үткәрелә.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәрләре йортта генераль җыештыру, тәрәзәләрне юу, ишегалдын җыештыру һәм йорт яны участокларын чүп-чардан арындыруда ярдәм итәләр. Акция вакытында хезмәткәрләр 21 кешегә ярдәм күрсәтергә җыена.