Кукмара балалары беренче ярдәмне күрсәтергә өйрәнде

2019 елның 19 апреле, җомга

19 апрелендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә "Медицина сәгате" узды.

Шәфкать туташы Наилә Ибрагимова балаларга бронхиаль астма өянәгенең килеп чыгу сәбәпләре турында аңлатып үтте. Астма өянәге вакытында авыруга ярдәм итү өчен күрсәтмәләрне төгәл үтәргә кирәк, шуның белән бу авыртуны басу мөмкинлеге булачак.

Балалар мәгълүматны зур игътибар белән тыңлады һәм шәфкать туташының сорауларына җавап биреп, актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International