Арчаның яшүсмерләренә ихтыяҗы зур булган һөнәрләр турында мәгълүмат бирелде

2019 елның 19 апреле, җомга

18 апрельдә Арча "Мәрхәмәтлек үзәге"ндә социаль педагоглар "Һөнәр, мәгариф, карьера" дигән түгәрәк өстәл оештырды.

Түгәрәк өстәлдә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең актуаль һәм потенциаль социаль ярдәм алучы  30 яшүсмер катнашты.

Арча педагогика көллияте кафедра мөдире директоры С.Шәмсетдинова, Арча агросәнәгать көллияте директоры Р.Камалетдинов, Арча гуманитар-техник техникумы директоры Р. Мамаделеева, Арча халыкны эш белән тәэмин итү үзәге әйдәп баручы инспектор Г.Фазылҗанова укучыларга хезмәт һәм һөнәр базары турында сөйләделәр.

 Арча уку йортлары директорлары катнашучыларны аларның учреждениеләрендә белем алучы белгечлек һәм уку йортына керү шартлары  белән таныштырды.

А.Голомштокның "Мәнфәгатьләр картасы" методикасы буенча тест үткәрү социаль педагогларга укучыларның кызыксыну даирәсен ачыкларга мөмкинлек бирде.

Яшүсмерләрдә һөнәри белем бирү системасы һәм шартлары, хезмәт базары (халыкның хезмәт белән тәэмин итү үзенчәлекләре) турында күзаллау формалаштырылды. Эш бирүчеләрдә хезмәт базарында нинди һөнәрләргә ихтыяҗ барлыгын, һөнәрләр буенча үзләренә эш табарга һәм сайлаган һөнәрләргә кайда өйрәнергә мөмкин булуын белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International