Лениногорскида яшәүче йөздән артык кеше эшкә урнашу буенча консультация алды

2019 елның 19 апреле, җомга

18 апрельдә Лениногорск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан чираттагы вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырылды.

Ярминкәгә килүчеләр вакансияләр белән таныша һәм 15 предприятие вәкиле белән шәхсән аралаша, эшкә урнашу буенча консультация ала, үз резюме калдыра алдылар.

Эш бирүчеләр вәкилләре бирегә килүчеләргә үз предприятиеләре, социаль гарантияләр һәм хезмәт шартлары турында мәгълүмат җиткерү мөмкинлегенә ия булды. 

Вакансияләр ярминкәсендә 136 кеше килде. Аларга йөздән артык вакансия тәкъдим ителде. Алар арасында табиб, инженер, агроном, ветеринар, махсус дисциплиналар укытучысы, автомобиль йөртүче, шәфкать туташы, пешекче, слесарь-ремонтчы, сатучы һәм т.д кебек һөнәрләр бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International