17 апрельдә Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге белгечләре “Эшсезләр мәктәбе”нең чираттагы чарасын уздырды.
Чарага килүчеләргә мәшгульлек үзәге тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре, шул исәптән мәшгульлек хезмәте органнары юлламасы буенча яңа һөнәргә уку-өйрәнү мөмкинлекләре, мәшгульлек өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен электрон формада алу ысуллары, мәшгульлек хезмәте органнары юлламасы буенча эшкә урнашу өчен эшсез гражданнарның башка җиргә күченү мөмкинлекләре турында аңлаттылар.
Хосусый предприятие ачарга ниятләгән эшсез гражданнарга бер тапкыр күрсәтелә торган финанси ярдәм күрсәтү турындагы сорауга аерым тукталынды. Очрашуда катнашучылар үзмәшгульлек программасында ничек катнашу, үз эшен яңа башлап җибәрүчеләргә кайда һәм ничек уку (шул исәптән – онлайн-режимда) турында җентекле мәгълүмат алды. “Эшсезләр мәктәбе” оештырган бу дәрестә 35 яшькә кадәрге 30 эшсез кеше катнашты.