Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәге эш эзләүче яки эш урыннарын алыштырырга теләүчеләр өчен 23 апрельдә шәһәр һәм районның эш бирүчеләре катнашында вакансияләр ярминкәсе оештыра.
Яшел Үзән шәһәре, Татарстан урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан бинада узачак махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе 10.00 сәгатьтә башланачак.
Катнашучылар эш бирүчеләр белән әңгәмә узарга, булган вакансияләргә үзләренең кандидатураларын тәкъдим итәргә, эш бирүчеләр тәкъдим иткән буш эш урыннары белән танышырга, хезмәт законнары өлкәсендәге сораулар буенча консультация алырга мөмкинлек алачак.