Балалар һәм чәчәкләр тормышыбыз бизәге, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Кукмара районындагы мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә алар бер-берсеннән аерылгысыз.
Тәрбияче Гөлфия Яковлева (социаль проектлар житәкчесе) үзәктә "Чәчәкләр күп” акциясе оештырды.
Педагог фикеренчә, бу бик файдалы акция. Монда балаларда уртак хезмәт барышында табигатькә мәхәббәт, аңа карата сакчыл караш, өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләнә. Акцияга барысы да кушылды. Матур чәчәк орлыклары алынды. Балалар шатланып үзләренә максат куйды: күп итеп чәчәкләр утырту һәм узебезнең үзәкне матур чәчәкләр белән урап алырга – диештеләр.
Әти-әниләр дә бу фикерне хуплады, чөнки алар үз балаларының кызыксынуларын күрде. Хезмәт нәтиҗәсен күрү бу тормышта балаларга зур этәргеч бирә, - диде проект җитәкчесе.