15 апрельдә Азнакай "Өмет" комплекслы социаль үзәгенең балаларга социаль ярдәм курсәтү булекчәсе белгечләре тарафыннан "Ата-аналарның аңын арттыру мәктәбе” программасы уңаеннан "Гаилә бердәмлеге - максатлар һәм гамәлләр бердәмлеге" исемле чара үткәрелде.
Чарага социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә торучы унике ата-ана чакырылган иде. Чара гаиләдә үз-үзеңне дөрес тоту моделен формалаштыруга, ата-аналарның балаларга карата хис-тойгыларын актуальләштерүгә юнәлтелгән. Психолог Эльвира Шәрипова төрле күнегүләр үткәрде.
Дәреснең мәгълүмат өлешендә гаиләдә үз-үзеңне тоту, тәртип бозылуның сәбәбе турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Аннары төркемдә катнашучылар "Ата-ана - бала" үзара бәйләнеш мисалларын эшләү өчен парларга бүленде. Катнашучыларга өй эше бирелде. Чара "Балачакка кайту" дигән психологик күнегү белән тәмамланды.