Тәтешнең "Тәтеш балкышы" үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар, балигъ булмаганнар белән берлектә "Апрельнең зәңгәр лентасы" акциясе үткәрде.
Балалар белән рәхимсез мөгамәләгә кашы көрәш символы буларак зәңгәр тасмаларны һәм шул исемдәге буклетларны шәһәр үзәгендә җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләргә тапшырдылар. Буклетларда акциянең барлыкка килү тарихы турында сөйләнелә. Балалар кызыксынучан шәһәр кешеләренә зәңгәр төстәге тасмаларның зәңгәр төсләре күгәрекләр һәм балаларның тәненә кыйнау дигәнне аңлаттылар. Өлкәннәргә балаларны яратырга, рәнҗетмәскә кирәклегенә өндәделәр.
Акция дәвам итә, чараны оештыручылар гаиләләрдә уңай мөнәсәбәтләр булдыруга ярдәм итәчәкләренә ышана.