Бүген Кукмара муниципаль районындагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә хокук бозуларны профилактикалау буенча очрашу оештырылды.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре Л.Җамалиева һәм Ф.Хабибуллин балалар белән "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү", "Балигъ булмаганнарның административ җаваплылыгы", "Экстремизм һәм терроризмны профилактикалау" темаларына әңгәмә үткәрделәр.
Шулай ук балаларның виртуаль тормышы артыннан контрольне көчәйтү һәм шикле фактлар турында полициягә хәбәр итү максатыннан әңгәмә үткәрелде.
Балалар һәм өлкәннәргә аларның хокуклары һәм бурычлары, хокук бозулар өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы аңлатылды.