17 нче апрельдә Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль эшләр буенча белгеч С.Савинова тарафыннан “Тату күршеләр” темасына әңгәмә үткәрелде.
Социаль хезмәт алучылар белән әңгәмә күршеләр белән дустанә мөнәсәбәт төзү, якыныңны ярату һәм кайгырту, аңа ярдәм күрсәтү, һәркемне елмаеп һәм яхшы кәеф белән каршылау турында булды. Ачык йөзле күршеңдә бер чыянак чәй яисә кәһвә эчеп чыгу ничек күңелле! Интернатта яшәүчеләр дә яхшы сүзнең могҗизалар ясарга сәләтле булуы белән килеште.
Әңгәмә азагында интернатта яшәүчеләр дусларча кул кысышып һәм яхшы кәеф белән җыр башкарды.