Спаста социаль хезмәт алучылар арасында шашка-шахмат турниры

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Бүген 17 нче апрелендә, Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәткәр С.Савинова һәм тәрбияче Р.Шишкина тарафыннан шашка-шахмат турниры үткәрелде.

Өлкәннәр бик теләп көч сынашты, шашка-шахмат турнирында яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр, чөнки еш кына алар буш вакытларын шахмат тактасы артында уздыра. Аз гына вакыт эчендә катнашучылар үзләренең логик фикерләү, уйлап эш итү һәм көндәшенең хәрәкәтен алдан күрү сәләтләрен күрсәттеләр. Бөтен уен азарт һәм кызыксыну белән үтте. Көндәшләрнең көчләре тигез булып чыкты.

Алдан көтелмәгән блиц һәм аның нәтиҗәсе интернатта яшәүчеләргә дәрт өстәде, уңай кичерешләр дустанә һәм бәйрәмчә мохитка әверелде.

Әлеге чараның максаты булып спортның интеллектуаль төрләрен (шашка, шахмат) интернатта яшәүчеләр арасында популярлаштыру һәм аларны актив тормыш рәвешенә чакыру торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International