Сзламәт тәндә - сәламәт рух

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Сәламәтлекне саклау, ныгыту – һәркемнең кулыннан килердәй эш. Һәр кеше тормышта белемле булып кына түгел, сәламәт булып яшәргә тиеш.

Шушы уңайдан, Кукмара районының “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” дип исемләнгән бик зур  спорт бәйрәме уздырылды.

Төп максат: балаларда сәламәтлек өчен җаваплылык хисе уяту, сәламәт яшәү рәвеше белән таныштыруны дәвам итү, спортка мәхәббәт хисе тәрбияләү иде.

Чара бик күңелле үтте. Балалар да, әти-әниләр дә бу бәйрәмдә бик теләп катнашты. Алар ярышларда үзләренең тизлекләрен, тапкырлыкларын күрсәтте. Залда шат тавышлар, кайнар алкышлар, “Афәрин!” кебек мактау сүзләре яңгырап торды.

Мондый чаралар бердәмлекне үстерә, балалар белән әти-әниләрнең узара мөнәсәбәтләрен тагы да ныгыта.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International