“Астра” үзәгендә  “Җир тирәли 108 минут” дигән чара үткәрелде

2019 елның 12 апреле, җомга

12 апрелендә Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр  "Астра" реабилитация үзәгендә  Космонавтика көненә багышланган “Җир тирәли 108 минут” дигән чара үткәрелде.

Биредә балаларны Ю.Гагарин, космос һәм кояш системасы планеталары турында белемнәрен киңәйттеләр.

Балалар космос турынды кызыклы фактлар белде. Дәрестә легендар очучы Ю.А.Гагарин тарихыннан видеофрагментлар кулланылды, аның “Восток” космик кораблендә беренче космик киңлеккә очуы күрсәтелде.

Мастер-класста балалар геометрик фигуралардан ракеталар төзеде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International