13 апрель көнне Дәрвишләр бистәсенең акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында "Үз-үзеңә дус тап" акциясе кысаларында Ачык ишекләр көне узды. Учреждение тәрбияләнүчеләренә кунакка дүрт волонтерлык отряды иреклеләре һәм Республика ресурс үзәге хезмәткәрләре килде.
Очрашу экскурсиядән башланды. Өлкән тәрбияче Вера Медведева интернатта яшәүче балалар турында сөйләде. Кунакларны бүлмә һәм түгәрәкләр, дәресләр уза торган кабинетлар буенча йөрттеләр. Кунаклар компьютер классы, кышкы бакча, ял бүлмәсе һәм дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнү өчен кабинетны карады.
Балалар спектакль әзерләде. Яшь артистлар спектакльне бик яхшы куйды. Кунаклар аларның талантларына сокланды. Җыр ансамбле ике телдә әсәрләр башкарды.
Концерттан соң волонтерлар һәм тәрбияләнүчеләр бергәләп рәсем ясадылар, курчак театры уйнадылар, теннис өстәле янында ярыштылар. Балалар һәм ирекле ярдәмчеләр бер-берләре белән якыннанрак таныша һәм вакытны бергә үткәрә алды.
"Волонтер-медиклар" һәм "Җиңү волонтерлары" балалар интернат-йорты белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. "Иреклеләр-КФУ медиклары" һәм "Мәрхәмәтле йөрәк" КАТТ волонтерлар клубы шулай ук, мондый эчтәлектәге килешүгә кул куярга җыена.
Шимбә көнне үк волонтерлар, балалар өчен шимбә өмәсе һәм сәламәтләндерү сәфәрләре үткәрергә ярдәм итәр өчен, тагын интернатка киләчәк. Мондый сәфәрләр даими булачак һәм балалар йортында тәрбияләнүчеләргә яңа дуслар табачак.