13-14 нче апрель көннәрендә Әгерҗе районы “Наз” социаль приютында тәрбияләнүче балалар “Экояз-2019” проекты нигезендә беренче тапкыр өмә уздырдылар.
Җир өстендә эреп бетмәгән карларны таратып ташладылар, кипкән яфракларны, үләннәрне тырмалап җыйдылар, канауларны чүп-чарлардан чистарттылар.
Эшлисе эшләр бик күп әле, шулайда приют участогында инде беренче матурлык һәм чисталык,тәртип булдырылды. Эштән арыган һәм үз хезмәтләре белән канәгать булганнар өмәдән соң селфи төштеләр.
Субботникта 15 бала катнашты.