Буаның "Яшүсмер" клубында һөнәр сайларга өйрәтәләр

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Буаның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре "Яшүсмер" клубы әгъзалары өчен эшче һөнәрләр елы кысаларында чара уздырды.

"Һөнәрне танып бел" дигән чараның максаты яшүсмерләрне хезмәт фәне буенча һөнәрләр классификациясе белән таныштыру, эшчәнлекнең төрле төрләре белән кызыксыну уяту торды.

Очрашу уен формасында узды: яшүсмерләр конкурсларда, уеннарда һәм дискуссияләрдә катнашты, ә социаль педагоглар төрле һөнәрләр турында презентацияләр күрсәтте. Мондый чаралар яшүсмерләргә үзләренең профессиональ киләчәге турында уйланырга мөмкинлек бирә, балаларда эшчәнлекнең төрле төрләре белән танышырга кызыксыну уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International