Әлмәттә иҗади конкурс узды

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр чарасызлыктан кимчелекле яшәү рәвешенә дучар ителергә мәҗбүр. Эшсезлек һәм көчсезлек хисе кискенләшә, вакыт узу белән кеше җәмгыятьтән акрын гына ераклаша һәм үз-үзенә бикләнә башлый, иҗтимагый йомыклык башлана.

Инвалидка гадәти яшәү рәвешенә әйләнеп кайту өчен алгарыш гамәлләрдән башларга кирәк. Мөмкинлекләре чикләнгән кешене җәмгыять тормышына кертү өчен аңа шартлар тудырырга кирәк. Алар белән хезмәттәшлек инвалидларга бәһасез иҗтимагый тәҗрибә бирә, әһәмиятле күнекмәләр алырга һәм җәмгыятьтә җайлашырга ярдәм итә. Мәдәни чаралар, бәйгеләр, фестивальләр мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең сәләтен ачарга мөмкинлек бирә.

28 март көнне Әлмәт районы халыкны иҗтимагый яклау идарәсендә "Якынныңа яхшылык бүләк ит!" исемле чара узды. Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен гамәли сәнгать бәйгесе үткәрелде. Быел һәрдаим үткәрелеп килүче бу чара, Марина Гайнетдинова җитәкчелегендәге җөмһүриятыбызның көньяк-көнчыгыш районнарын берләштерүче "Постройка+" беренче төзүчеләр журналына 11 ел тулу уңаеннан оештырылды.

Бәйгенең максатлары һәм бурычлары: сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең үзләренең иҗади сәләтләрен тормышка ашыруга җәлеп итү, кул эшенең төрле алымнарында осталык һәм күнекмәләрне баету. Аларнын мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, аларның сәләтен ачу.

Бәйге иҗади эшчәнлекне арттыруга этәргеч, бизәү-гамәли иҗат өлкәсендә катнашучыларны ачыклау, аларга ярдәм итүгә, катнашучыларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны берләштерү, аларны иҗади фикерләүгә һәм үз сәләтләрен күрсәтүгә, шулай ук бәйрәмне үз куллары белән булдыруга юнәлдерелгән!

Бәйгедә 4 яшьтән алып 15 яшькә кадәр булган 100дән артык бала катнашты һәм алар рәсем сәнгатендә, бизәү-гамәли иҗатта үз сәләтләрен күрсәтте. Эшләр теләсә кайсы алымда һәм теләсә нинди чималдан башкарылган иде: пластик, пластик кәгазь, тозлы камыр, чигү, сәйлән белән чигү, макрам, табигый чималдан ясалган эшләнмәләр, флористика, пыялага ясалган рәсемнәр.

Бәйге нәтиҗәләре буенча 1 урынны Гущина Екатерина "Камка" кул эшләре өчен алды. Аңа төп бүләк – мультиварка тапшырылды. Икенче урынны искиткеч чәчәк бәйләмнәре өчен лаеклы рәвештә Галимова Ралинә һәм Зиннуров Ислам алды. Өченче урынны "Җеп эшләнмәсе" өчен Ризатдинова Диләрә һәм "Убырлы" эше өчен Кәримов Дәнис бүлештеләр. Бәйгедә катнашучы барлык эшләр дә дипломнар, кыйммәтле һәм кызыксындыру бүләкләре белән билгеләп үтелде. Шулай ук, "Постройка+" журналы җитәкчесе Марина Гайнетдинова исеменнән инвалид балалар тәрбияләүче мохтаҗ гаиләләргә матди ярдәм күрсәтелде.

Балаларны аниматорлар һәм "Җиңел канатлар" урам театры күңел ачу чаралары белән сөендерде. Бәйрәмгә үзенең яңа программасын тәкъдим иткән "Пыяла кеше" чакырылган иде. Балалар бик күңелле вакыт уздырды һәм аквагрим ярдәмендә матур рәсемнәр ясау мөмкинлегенә ия булдылар. "МэриКэй" бизәнү ширкәте берничә үзенчәлекле эшне ассызыклады һәм инвалид балалар тәрбияләүче әниләргә үз эшләнмәләрен бүләк итте. Моннан тыш, бизәнү белгечләре әниләргә матурлык буенча бушлай остаханә уздырдылар.

Чараны оештыруда һәм үткәрүдә зур ярдәмне "Волонтер" ирекле ярдәмчеләр үзәге егет, кызлары күрсәтте.

"Якыннарыңа игелек бүләк ит!" бәйгесе сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең сәнгать аша үзләренең эчке дөньясын күрсәтергә һәм исбатларга әзер булуларын күрсәтте. Алар бу дөньяда игелеклелек, мәхәббәт һәм аңлауга бигрәк тә мохтаҗ!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International