"Булачак һөнәрләр атласы» яшь минзәләлеләрне профориентацияләүгә ярдәм итте

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә һөнәри ориентлашу буенча уен дәресе узды.

"Татарстан-Яңа гасыр" хәрәкәте белгечләре Казан Талантлар Университеты укытучылары белән берлектә  иҗади сәләтен үстерүче дәрес оештырылды.

Әлеге уен модулендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашты. Балалар "Победа" кинотеатры белгечләре тарафыннан әзерләнгән фильмнар карады, Талантлар Университеты укытучылары белән берлектә "ПрофХ" уенын өйрәнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International