Кама Тамагы районының балалары "Космик сәяхәттә" катнашты

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

12 апрель көнне Кама Тамагы районының "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балалар белән уен дәресе үткәрде.

Сөйки авылының балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар "Космик сәяхәттә" катнашты.

Дәреснең төп максаты булып балигъ булмаган балаларда космосны өйрәнүгә карата кызыксыну уяту торды.

1961 елның 12 апрель көне совет космонавты Юрий Гагарин "Восток" кораблендә Җир планетасының орбиталь очышын дөньяда беренче тапкыр күзәтте. 

Чара барышында балалар  төрле конкурсларда катнаштылар.

Дәрес ахырында малайлар һәм кызлар "Волшебная паутинка" технологиясе буенча тегелгән Галактика кешесе ясау буенча мастер-класста бик теләп катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International