"Ышаныч"тагылар кызыклы сәяхәттә катнашты

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең "Ышаныч" комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә ял көне клубы катнашучыларының фантастик сәяхәте космоска бәйле иде.

"Планеталарга сәяхәттә" ата-аналар һәм балалар катнашты, алар белән студент-волонтерлар җитәкчелек итте. Сәяхәт вакытында экипаж әгъзалары планетада яшәүчеләр белән очрашты һәм аларны шәхси гигиена предметлары белән файдаланырга өйрәттеләр. Планетаның хайваннар дөньясы белән таныштырдылар, үзләренең мавыгулары, яраткан уеннары турында сөйләделәр һ.б. кызыклы мәгълүматлар яңгырады.

Сәяхәт күңелле һәм файдалы узды. Барлык катнашучылар да бик күп тәэсир һәм уңай эмоция алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International