Социалистик хезмәт геройларын хөрмәтләделәр

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

12 апрельдә Яр Чаллының "Ышаныч" комплекслы үзәге белгечләре Социалистик хезмәт геройларын Казанда узучы "Татарстан каһарманнары" иҗтимагый оешма конференциясенә озатты.

Юбилей конференциясе иҗтимагый оешма оешуга 20 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында узды. Анда Җәләев Радик һәм Абдуллин Нигматулла  катнашты.

Конференция эшендә 15 делегат, шулай ук чакырылган кунаклар: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы ветераннар һәм инвалидлар берлеге оешмалары, Татарстан Республикасы Ветераннар Советы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре бар иде.

Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенннән рәис урынбасары Марат Гафаров чыгыш ясады. 

Конференция нәтиҗәләре буенча яшьләрне патриотик һәм әхлакый тәрбияләү буенча актив эш алып барган өчен һәм "Татарстан каһарманнары" иҗтимагый оешмасы оешуга 20 ел тулу уңаеннан Җәләев Радикка Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International