Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Космонавтика көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 12 апреле, җомга

12 апрельдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы барлык учреждениеләрдә Космонавтика көненә багышланган чаралар уза.

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәген дә бу вакыйгадан читтә калмады. Бүген биредә  “Космос белгечләре” дип аталган интеллектуаль викторина үткәрелде.

Биектау районы  "Өмет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтәү үзәге белгечләре"Өмет нуры – Луч надежды" клубы кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен дәрес үткәрде. Чара мультимедиа киңлегендә оештырылды. Дәрес барышында алган белемнәрне ныгыту максаты белән балалар " Космик дөнья белән танышу" дигән интеллектуаль уенда катнаштылар һәм ахырдан балаларга аппликация ясау процессында космос турында яңа белемнәр һәм хис-кичерешләрне чагылдыру мөмкинлеге бирелде.

Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмəт алучылар өчен социаль эшлəр буенча белгеч С.Савинова һəм Р .Шишкина да "Өлкəннəргə патриотик тəрбия" технологиясе кысаларында Космонавтика көненə багышланган чара уздырды.
Чара барышында белгечлəр өлкəннəргə Космонавтика бəйрəменең тарихы һəм традициясе турында искə төшерделəр, беренче космонавтлар турында видеоролик күрсəттелəр, шулай ук Космонавтика көненə багышланган викторина үткəрделəр.

Чарада катнашучылар күп еллар элек телевизордан күрсəтелгəн вакыйгаларны, ул вакыттагы кешелəрнең галəм турында нəрсə уйлаулары, хис-кичерешлəре турында искə төшерделəр.

Кукмара районының “Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә “Космос киңлекләре” дип аталган чара үтте. Планеталар буенча балалар зур виртуаль сәяхәткә китте. Алар галәмнең гадәти булмагынына инандылар, сорауларга җаваплар эзләделәр, уеннарда тизлек, җитезлек, зирәклек күрсәттеләр. Күңел ачу галәм турында, космонавт һөнәре, планеталар, Ю.А.Гагаринның беренче очышы турындагы белемнәрне киңәйтергә ярдәм итте. К

Зәй муниципаль районындагы “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары да Космонавтика көнен билгеләп узды. Социаль хезмәт алучылар өчен кызыклы чара оештырдылар. Уен барышында балалар йолдызлы экипажларга утырып  космик станцияләр буйлап сәяхәткә китте. Көчле фикер алышулар, тиз һәм дөрес яки дөрес булмаган җаваплар, фаразлаулар  - болар барысы да эзләү һәм иҗат атмосферасын булдырды.

Шулай ук "Улыбка" һәм "Девчата" клубларына йөрүчеләр өчен "Гагарин исемендәге йолдыз" документаль фильмы күрсәтелде, аның барышында планетаның беренче космонавтының биографиясе, Байконур космодром төзелешенең кызыклы фактлары һәм очышка әзерлекнең ничек баруы турында сөйләделәр.

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында да мавыктыргыч чара узды. Чара барышында белгечләр өлкәннәргә Космонавтика көне тарихын искә төшерделәр, викторина үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International