Лениногорскта эш эзләүчеләр өчен ярминкә оештырыла

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

18 нче апрелендә Лениногорск мәшгульлек үзәге эш эзләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе уздырачак.

Ярминкә сәгать 10.00да башлана. Мәшгульлек үзәге белгечләре һәм эш бирүчеләр ярминкәгә килүчеләрне политехник колледж бинасында (Гагарин урамы, 31 йорт) көтә.

Чара барышында эш эзләүчеләр предприятие-оешмаларның кадрлар хезмәте вәкилләре белән сөйләшеп, вакансияләр турында тулы мәгълүмат (эш графигы, эшнең төре, хезмәт хакы, хезмәткә куелган таләпләр) алу мөмкинлегенә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International