Минзәлә районының "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр Иске Матвеевка авылында Бөек Ватан сугышы геройларына һәйкәл төзекләндерүдә катнашты.
Һәйкәлне төзекләндерү 14 апрельдә "Эко-яз" акциясен гамәлгә ашыру кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан уздырылды.
Тәрбиячеләр белән бергә малайлар һәм кызлар сугыш елларында һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәл территориясен тәртипкә китерү буенча эш алып барды. Алар һәйкәл тирәсен һәм тирә-юньне чистарттылар.