Производство гимнастикасы бик файдалы шөгыль һәм ул гадәткә керергә тиеш.
Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында даими рәвештә производство гимнастикасы үткәрелә. Кереш гимнастиканы ЛФК буенча инструктор җитәкчелегендә эш көне башланыр алдыннан башкаралар. "Бергәләп шөгыльләнү җиңелрәк һәм күңеллерәк", - ди хезмәткәрләр. Ә физминутканы һәм физпаузаны эш барышында һәркем урында башкара.
Хезмәткәрләр фикеренчә, производство гимнастикасы көн буена эшкә сәләтлелеген арттыра, эмоциональ характердагы киеренкелекне киметә, стресстан коткара.