ТР Хезмәт министрлыгы хезмәткәрләре шахмат турнирында катнашты

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Шахмат буенча ярышлар ТР Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы уңаеннан узды.

11-13 апрель көннәрендә дәүләт хезмәткәрләре иң яхшы шахматчылар исеме өчен ярышты. Ярышлар Р. Г. Нәҗметдинов исемендәге Шахмат буенча олимпия резервы  республика мәктәбе бинасында узды.

Интеллектуаль ярышта барлыгы 27 команда катнашты. Ярышлар Швейцария системасы буенча 9 турда узды.

Турнир нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре 11 нче урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International