Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2012 елның 6 июле, җомга
12 июльдә эшсез һәм яңа эш урыннары эзләүчеләргә «УС Отделстрой», «Медиа Технологии» ҖЧҖләр үзләренең вакантлы урыннарын тәкъдим итәчәкләр. Бу көнне монтажник, кап төрүче, формалаучы, плитка салучы, балта осталарына ихтыяҗ зур булачак. Бу һөнәрләр буенча 18 меңнән алып 30 меңгә кадәр хемәт хакы тәкъдим ителә.
Барлык теләүчеләр дә һөнәри өстенлекләрен белү өчен тест уза алалар. Үзәк белгечләре һәр катнашучыга предприятие турында мәгълүмат тупланган белешмә материаллар таратачак.
Чара   Бызов урамы  20а йорты адресы буенча үтә. Башлану вакыты: 10.30.
Белешмәләр өчен телефон: 8(8555)42-68-00.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International