Түбән Каманың "Веста” үзәгендә социаль ярдәм алучы балигъ булмаган балалар арасында үзәкнең хезмәт буенча инструкторлары Лариса Евстратьева һәм Гүзәл Галиуллина "Авырлыклар аша йолдызларга" темасына рәсем конкурсы үткәрде.
Конкурсның максаты: балаларның космос, танылган космонавтлар һәм галәмне беренче ачучылар турында белемнәрен үстерү.
Дәрес башында балаларга космос турында видео презентация тәкъдим ителде. Аны карау барышында балалар космос турындагы белемнәрен генә тикшереп калмыйча, планетаның беренче космонавты – Юрий Гагарин һәм башка космонавтларның исемнәре белән бәйле шәһәрдәге истәлекле урыннарны искә төшерделәр. Балалар бик теләп сорауларга җавап бирде, күбесе әлеге тема буенча яхшы белемнәрен күрсәтте, кызыксынуларын белдерде.
Әңгәмәдән соң балаларга Космос темасына рәсем конкурсында катнашырга тәкъдим ителде. Аларның ничек рәсем ясавы турында фикер алышканнан соң, балалар эшкә кереште. Балалар рәсем ясау техникасын кулланды, бигрәк тә төсле сабын куыклары белән рәсем ясау ошады. Кәгазь битендә бик кызыклы кабатланмас космик бизәкләр килеп чыкты.
Иң яхшы эшләр үзәк стендында урнаштырылды.