Тәтеш интернат-йорты кунаклар кабул итте

2019 елның 12 апреле, җомга

Шушы көннәрдә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова һәм Тәтеш районы Татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова килде.

Зур Әтрәч "Кызыл миләш" коллективы социаль хезмәт алучыларга матур концерт программасы тәкъдим итте. Алар тамашачыларга бәйрәм кәефе бүләк итте, үзләренең чыгышлары белән интернат-йортта яшәүчеләрнең күңелләрен җылыттылар. Тамашачылар артистлар белән бергә чарада актив катнашты, җырлар башкарды, ә кайберәүләр хәтта биеделәр дә. Шулай ук һәр кешегә истәлекле бүләкләр һәм чәй янына күчтәнәч тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International