9 апрельдә "Тәтеш балкышы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Без бергә" клубы әгъзалары белән берлектә чираттагы гамәли дәрес узды.
Чара “Әни булдыра “Иҗади остаханә” проектын тормышка ашыру кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче яшь әниләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Дәрестә авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдәге яңа туган балалар өчен эшләнмәләр тегү турында карар кабул ителде. Тегү әйберләре арасында балалар киеме аерым урын алып тора. Ул сыйфатлы һәм төгәл үтәлергә тиеш. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Наталья Мерзлова, эшкә керешкәнче, куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрде. Әниләр зур кызыксыну белән эшкә кереште һәм "Көмеш яшьтәге" волонтер Надежда Сороковнина аларны күп нәрсәләргә өйрәтте. Киләсе дәрестә эш дәвам итәчәк.