"Шәфкать" туган як музеена сәяхәт оештырды

2019 елның 12 апреле, җомга

ТАССР оешуның 100-еллыгына карата төзелгән план нигезендә, Кукмара районындагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә инвалид балалар өчен туган якны өйрәнү музеена экскурсия үткәрелде.

Балалар игътибар белән экскурсоводны тыңлады hәм ТАССР ның 100 еллыгына багышланган экспозицияне карап уздылар.

Мондый патриотик чара хәзерге яшүсмерләргә бик файдалы, чөнки һәрбер кеше үз тарихын белергә, онытмаска һәм хөрмәт итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International