Югары Ослан районының “Өмет уртавы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балалы мохтаҗ гаиләләргә ярдәм уңаеннан, “Тегү эше” юнәлешендә тернәкләндерү кабинеты эшли.
Хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эшчәнлеге гаиләләрне үзмәшгульлеккә һәм тормыш хәлен яхшытырга юнәлдерелгән. Кабинетның уңайлы эш графигы, һәркемгә аерым игътибар бирү эшлекле хезмәттәшлек мохите тудыра һәм җәмгыятьтә кирәкле һөнәр алу омтылышын арттыра. Хәзерге вакытта “Тегү эше” хезмәт белән тернәкләндерү кабинетына гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә торучы 3 әни йөри.
Чираттагы дәрес барышында социаль эш буенча белгеч Людмила Лямцева тегү машинасында эшләгәндә куркынычсызлык техникасын үтәү буенча инструктаж үткәрде, шулай ук эшләнмәләрне кисү, бөгү һәм киселгән урыннарны тамгалау-тегү буенча осталык дәресләре күрсәтте.
Мондый дәресләрдә социаль хезмәт алучы өчен яңа күнекмәләр үзләштерү, үзенең көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү, кием-салымын ремонтлау, гаиләгә кирәкле әйберләр тегү мөмкинлеге туа. Бу исә гаилә чыгымнарын сизелерлек киметүгә ярдәм итә ала, - ди гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина.