11 апрельдә Әлмәт муниципаль районындагы "Опека" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хезмәтне саклау буенча белгече Д.Гәрәев "Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч-2019" XI республика конкурсында катнашты.
Әлеге конкурсны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак - коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә "Регионара хезмәтне саклау ассоциациясе"оештырды.
"Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч-2019" төп конкурсы кысаларында татар телендә хезмәтне саклау буенча иң яхшы инструкциягә өстәмә конкурс үткәрелде. Хезмәтне саклау буенча иң яхшы татар телендәге инструкция конкурсында катнашкан өчен "Опека" үзәгенә III урын дипломы бирелде.
Төп конкурста катнашып, үзәктән килгән белгеч Д.Гәрәев хезмәтне саклау мәсьәләләрен белү буенча иң яхшы 20 белгеч арасына керде. Төп конкурста 100гә якын кеше катнашты, предприятие һәм оешмалардан башка вәкилләрне дә исәпкә алып, катнашучылар саны 150 кешегә җитте.