"Өмет чыганагы"нда театраль битлекләр ясау буенча мастер-класс  үтте

2019 елның 12 апреле, җомга

Республикада Театр елы уңаеннан  Арчаның  “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенә йөреп тәрбияләнүче балалар өчен Арча сәнгать мәктәбе педагоглары “Театраль битлекләр” исеме астында мастер-класс оештырдылар.

Балалар битлекләрне узләре кистеләр, буядылар һәм өстәмә бизәү үрнәкләре куеп  бик оста итеп бизәделәр.  Һәрбер бала битлекне үзе теләгәнчә ясарга тырышты, битлекләр берсен-берсе кабатламады.

 Мастер-классны оештыручылар әйтүенчә мондый чаралар уздыру балаларда татар сәнгатенә, театрга карата мәхәббәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International