Зәй шәһәре мәшгульлек үзәгендә чираттагы вакансияләр ярминкәсе узды. Ярминкәдә өч оешма – “КАМАЗ” кою заводы АҖ, "Эссен Продакшен АГ" акционерлык җәмгыяте, Зәй кирпеч заводы вәкилләре катнашты.
Эшсез һәм эш эзләүче гражданнарга 26 вакансиядә 166 эш урыны тәкъдим ителде. Аларга хезмәт шартлары һәм эшкә алынучыларга таләпләр, медицина тикшерүе үтү һәм башка кирәкле мәгълүмат бирелде. Эш эзләүчеләр арасында яшьләр дә, шулай ук пенсия яше алдындагы гражданнар да бар иде. Үзләренә ошаган эш тапмаучы гражданнар Зәй мәшгульлек үзәге базасында булган вакансияләр белән таныштырылды, “Росиядә эш” порталы мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирелде.
Ярминкәгә барлыгы 34 кеше килде, аларның 3се даими эшкә юллама алды. Эшкә чакыру дәвам итә, бу турыда тулырак мәгълүматны Зәй мәшгульлек үзәгендә 8(85558) 7-15-43 телефоны аша алырга мөмкин.