Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә учреждение хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре арасында шашка буенча турнир узды.
Төп судья адаптив физик культура буенча инструктор К. Хадиева иде. Ул уенчыларга кагыйдәләрне аңлатты һәм уңышлар теләде.
Балалар һәм үзәк хезмәткәрләре ярышларда җитди әзерләнде. Дулкынлануны җиңеп, һәр катнашучы җиңүгә омтылды. Шунысы куанычлы, уеннар барышында балалар көндәшләренә яхшы мөнәсәбәттә булдылар.
Интеллектуаль турнир нәтиҗәләре буенча барлык катнашучыларга да грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.