10 нчы апрельдə, Изге эшлəр атнасында Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмəт алучылар өчен үзəк китапханəсе хезмəткəрлəре "Китап фондын яңарту буенча хəйрия акциясе" темасына чара оештырды.
Анастасия Семенова һəм Ольга Сидоршина китапның төзелеше һəм элементлары турында викторина үткəрде. Иинтернатта яшəүчелəр сорауларына тəфсилле жаваплар алды, аннары китапларны реставрациялəү турында видеоролик карадылар, анда реставрациянең һəр этабы - китап битлəрен юудан төплəүгə кадəр кызыклы рəвештə күрсəтелде.
Чара ахырында өлкəннəр китапларны яңарту буенча белемнəрен гамəлдə кулландылар, анда барлык катнашучылар да иске басмаларны ремонтлау белəн шөгыльлəнде.