"Шәфкать" үзәгендә хезмәт иминлеге буенча викторина үткәрелде

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Баулы районының "Шәфкать" үзәге хезмәткәрләре өчен хезмәт иминлеге буенча викторина оештырылды.  Викторина 28 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланды.

Социаль хезмәткәрләр һәм үзәк белгечләре сорауларга җавап бирде. Социаль хезмәткәрләр Зөлфия Ситдыйкова, Айгөл Тараканова, Ирина Байтерикова иң җитез һәм тапкырлары булып чыкты. Аларны грамота белән бүләкләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International