Әгерҗе районы “Наз” приютында тәрбияләнүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар “Юл йөрү кагыйдәләре шәһәренә сәяхәт” исемле күнел ачу чарасында катнашты.
Бу күңел ачу чарасында ГИБДД инспекторы Тимкина Раушания балалар белән очрашты. Балаларга җәяүле сукмагын, юл йөрү кагыйдәләрен аңлату - чараның төп максаты. Сәяхәт барышында балалар юл йөрү кагыйдәләрен белмәгән, аңламаган Светафор һәм Буратино белән очрашты. Шәһәр буйлап сәяхәт иткәндә балалар Буратино белән бергә, бик күп төрле биремнәр үтәде. Күңелле сәяхәт ахырында Светафор балаларны үзләштергән белемнәре, үтәгән биремнәре өчен медальлләр белән бүләкләде. Бу чарада 13 мәктәпкәчә яшьтәге бала катнашты.
Ә Алабуга районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр "Астра" реабилитация үзәгендә “Транспорттта үзеңне ничек тотарга” дигән танып-белү дәресе узды.
Дәреснең максаты балаларның транспортта үз-үзләрен тотышына игътибар итү, төрле тормыш ситуацияләренә анализ ясау иде. Тәрбиячеләр балалар белән транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде. Алар тормышта нинди хәлләр белән очрашуларын тыңладылар. Аннары мультфильм карадылар. “Әйе, әйе, юк, юк” дигән уен уйнадылар. Барысы бергә табышмаклар чиште.